Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсендә «Китапханә төне» үтте

«Китапханә төне» — ел саен үтә торган социаль-мәдәни акция, ул апрель аенда бөтен Россия күләмендә уза.

Быел китапханә төне Гаилә елына багышланды, акциянең темасы да «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнде. Түбән Кама шәһәре китапханәләр системасы бу уңайдан махсус программа тәкъдим итте. 

Шәһәребезнең 7 нче балалар китапханәсендә дә ул көнне бик күңелле булды. Килгән барлык кунакларны китапханәчеләр елмаеп һәм аквагрим ярдәмендә гаилә символы — ромашка ясап каршыладылар. Бәйрәмне ачып җибәргәч, балалар гаиләгә багышланган викторинада катнаштылар, аннары әкиятләр буенча сәяхәткә юл тоттылар. 

«Сәяхәт» барышында, бергәләшеп без биш станциядә туктап, барлык биремнәрне дә оста башкардык. Алар арасында «Гаилә мизгелләре», «Эрудит», «Без булдырабыз» дигәннәре дә бар иде. Алга таба балаларны "Гаилә гербы«ясау буенча мавыктыргыч осталык дәресе көтә иде. Һәрбер баланың эше уникаль булып чыкты, чөнки гаиләсен яратып башкарылган иде. Ул кичне без яраткан гаиләләребезнең төп сыйфатларын искә төшереп, һәр гаиләнең гореф-гадәтләре турында сөйләшеп, нәкъ менә гаиләгә багышланган китаплар укыдык. 

Иң мөһиме, без куйган максатыбызга ирештек — үзебезнең укучылар белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыттык, китапларга мәхәббәтне арттырдык. Китапханәбезнең иң актив укучы гаиләсен диплом белән бүләкләдек. «Китап — белем чыганагы» дип юкка гына әйтмиләр, белемле кеше зур биеклекләргә ирешәчәк, китап укучы гаилә дә үрнәк гаилә була.

Ләйсән Әхмәтҗанова, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев