Түбән Каманың 60 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты оештырылды
Аларның тырышлыгы белән бер-бер артлы балалар бакчалары, хастаханәләр, мәктәпләр калкып чыккан. Түбән Каманы төзергә килүчеләрнең күбесенә – 18 яшь булган.
Шул чор шаһитлары үткән көннәрне бүгенгедәй хәтерли. Бүген алар яшьлек елларын искә алып, бер-берсе белән аралаштылар. Халык иҗаты йортында мөхтәрәм шәһәрдәшләр хөрмәтенә зур бәйрәм оештырыла.
Түбән Камада 2026 елда игълан ителгән Беренче төзүчеләр елының тантаналы ачылышыннан безнең видеоязма.
Төзүчеләр, педагоглар, табиблар – «Талир Тәңкә» ансамбленә –Түбән Камага нигез салучы хезмәт ветераннары йөри. 60нчы-70нче елларда шушы җиргә күченеп килгән егетләр-кызлар күз алдында шәһәр төзелә, үсә, яшәрә.
«Быел Түбән Кама 60 еллыгын билгеләп үтә, ә күңел картаерга ашыкмый», - ди артистлар.
«Ләззәт» татар халык эстрада ансамбленең дә тарихы бай. Чишмә башында – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов тора. Хәзер инде сәләтле яшьләр Сафия Нәҗипова ярдәме белән зур сәхнәгә чыгалар.
Түбән Камада игълан ителгән Беренче төзүчеләр елының тантаналы ачылышына мөхтәрәм ветераннарны чакырдылар.
Бүген алар яшьлек елларын искә алып, бер-берсе белән аралаштылар. 2026 ел Түбән Кама өчен истәлекле даталарга бай. Шәһәргә нигез салынуга 60 ел, Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасының Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы.
Котлау сүзләре белән Халык иҗаты йорты сәхнәсеннән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы чыгыш ясады. Радмир Беляев шәһәр үсешенә зур өлеш керткән түбәнкамалыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев