Түбән Каманың 5 нче микрорайонында яшәүчеләр өмә үткәрде
Берничә сәгать эчендә түбәнкамалылар унлап капчыкны чүп белән тутырды.
5 нче микрорайонда яшәүчеләр кичә өмәгә чыктылар. Алар Вокзал һәм Тукай урамнарындагы йортлар, шулай ук 13 нче балалар бакчасы тирәли коры яфракларны җыйды. Берничә сәгать эчендә түбәнкамалылар унлап капчыкны чүп белән тутырды.
Микрорайон халкы Түбән Камада беренчеләрдән булып җыештыру эшләренә чыкты. Моңа кадәр алар 20 капчыкка якын яфрак, ботак һәм башка чүп-чар җыеп өлгергән иде инде.
«Бу искиткеч матур көнне өмәдә унлап кеше катнашты. Әлбәттә, кешеләр инде олы яшьтә. Аларның хәрәкәтләнүен күрү бик күңелле, бу сәламәтлек өчен дә файдалы. Чыгулары өчен аларга зур рәхмәт! Бу бик шәп, без актив аралашабыз», — дип сөйләде Төзүчеләр бистәсе һәм 5 нче микрорайон ТИҮС рәисе Юлия Руденко.
Өмәләр бөтен Түбән Кама буйлап башланды. Хәзерге вакытта микрорайоннар эчендә локаль эшләр алып барыла. Тиздән меңләгән шәһәр халкы, предприятие хезмәткәрләре катнашында шәһәркүләм җыештыру эшләре башланачак. Өмәләр октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев