Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың 44 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр — телевизион шоуның иң яшь катнашучылары

Быел балалар «Талантлар иле» тамашасында катнаша.

44 нче балалар бакчасының «Золотое яблочко» хореография коллективы ел саен масштаблы телевизион проектларда катнаша. Быел балалар «Талантлар иле» тамашасында иң яшь катнашучылар булды, дип хәбәр итә Түбән Кама матбугат хезмәте.

Бу шимбә көнне НТВ телеканалында «Талантлар иле» тамашасы премьерасы булачак. Сәхнәгә 80 катнашучы — биючеләр, вокалистлар, шулай ук халык иҗаты белән шөгыльләнүче коллективлар чыгачак. Алар арасында Түбән Кама балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бар.

Сезон кысаларында, барлыгы 8 сайлап алу туры һәм финал узачак. Катнашучыларны эстраданың, телевидениенең, театрның һәм киноның танылган артистлары бәяләячәк.

Шоу бу шимбәдә, 18 мартта күрсәтеләчәк. Вакыты: 20:20.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев