Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың 38 нче лицеенда укучылар керәшен халкы җырлары белән танышты

Артистлар чыгышын алкышлап, укучылар аларга бу очрашулар өчен шулай итеп, рәхмәтләрен җиткерде.

Һәр халыкка үз җыры, үз моңы якын. Халык җырлары нинди генә телдә яңгырамасын, үзенең җанлылыгы белән мавыктыра, туган җирнең бөтен матурлыгын тапшыра, анда барысын да «күрергә» мөмкин — чиксез болыннар, кошларның җырлавы, беренче язгы чәчәкләрнең нечкә, зәгыйфь төерләре, халык җырларында барысы да бар, анда тормыш үзе яшеренгән. 

Керәшен халык җыруларын башка милләт вәкилләре дә бик яратып башкара. Аларда халыкның үткәне, тарихы чагыла. Халык җырларын киләчәк буынга җиткерү максатыннан, 38 нче лицейда «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең «Баш Чишмә» гаилә ансамбле, «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбльләре концерты куйды. Укучылар керәшен халкының җырлары белән танышты, кушылып җырлады. Артистлар чыгышын алкышлап, укучылар аларга бу очрашулар өчен шулай итеп, рәхмәтләрен җиткерде.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев