Түбән Каманың 37нче лицеенда гадәттән тыш хәл: 13 яшьлек малай пычак белән һөҗүм иткән
Ашыгыч ярдәм бригадасы, Эчке эшләр идарәсе белгечләре, янгын сүндерү машинасы… Бүген барлык оператив хезмәтләр 37нче лицей бинасы территориясен уратып алды.
Рәсми мәгълүматлар буенча, 13 яшьлек малай мәктәптә өч петарда шартлаткан һәм пычак белән җыештыручының кулын яралаган. Укучылар арасында зыян күрүчеләр юк: алар кабинетларга кереп бикләнгән. Кыска вакыт эчендә 7нче сыйныф укучысы тоткарланган. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Ата-аналар тикшерү пункты янында балаларының чыгуын көтәләр. Укучыларны иртән ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр. Сәбәбе – 37нче лицейда булган гадәттән тыш хәл. Вакыйга урынына килгән Радмир Беляев аңлатма бирде:
«Якынча мәгълүматларга караганда, 7нче сыйныф укучысы өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан. Аннары аны тоткарлаганнар. Компетентлы органнар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, алга таба мондый хәлләрне кисәтү һәм булдырмау юнәлешендә эш башкарылачак».
13 яшьлек малай оператив рәвештә тоткарлана һәм хастаханәгә китерелә. Мәктәп хезмәткәренә дә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
«Пациент травматология бүлегенә китерелде. Хәзер стационарда дәвалана. Хәле – канәгатьләнерлек, гомеренә куркыныч янамый. Барлык дәвалау-диагностика чаралары комплексы үткәрелә».
Түбән Кама мэры зыян күрүченең хәлен белешә. Радмир Беляев шәһәрдәшләр исеменнән, күрсәткән батырлыгы өчен хатын-кызга рәхмәт белдерә. Малай балалар хастаханәсенә озатыла, аңа барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Лицейга ашыгыч рәвештә укучының әти-әнисен чакырганнар, алар белән эш алып барыла. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Әлеге очракны Татарстан Прокуратурасы контрольгә алган. Педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм оештырылган. Кайнар линия телефоннары :
- 8 (8555) 42-69-23 — «Эйдос» психологик ярдәм үзәге (Түбән Кама шәһәре)
- 8 (8555) 36-65-55 — Түбән Кама ышаныч телефоны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев