Түбән Каманың 3 нче лицей базасында телләр һәм рус мәдәниятен өйрәнү үзәге төзергә планлаштыралар
Реконструкция проекты классик стильне, колонналарны, легендар имәнне саклауны һәм шагыйрь әкиятләреннән алынган бизәлешне үз эченә ала.
Түбән Камада Пушкин исемендәге 3 нче лицей базасында телләр һәм рус мәдәниятен өйрәнү үзәге төзергә планлаштыралар. Реконструкция проекты классик стильне, колонналарны, легендар имәнне саклауны һәм шагыйрь әкиятләреннән алынган бизәлешне үз эченә ала. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Түбән Кама мэры Рамил Муллин хәбәр итте.
«Республика җитәкчелегенә, ТР Мәгариф министрлыгына һәм Түбән Кама рус җәмгыятенә бу мөмкинлекләр өчен рәхмәт. Бу проектка беренче якынлашу. Аны эшләп бетерәчәкбез, инклюзив, барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган итәчәкбез, ә иҗади процесска лицейчыларны җәлеп итәчәкбез», — дип яза шәһәр башлыгы.
Фото: T. me/ramilmullin
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев