Түбән Каманың 3 нче балалар поликлиникасында яңа педиатр эшли башлады
Ул Идел буе тикшеренү медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлый һәм шунда ук ординатурага укырга керә.
Түбән Кама балалар район хастаханәсе коллективында яңа табиб-педиатр Виктория Башкова эшли башлады. Тумышы белән Түбән Камадан булган яшь белгеч Түбән Новгородта медицина белеме алганнан соң эшкә туган шәһәренә кайта.
Ул Идел буе тикшеренү медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлый һәм шунда ук ординатурага укырга керә. Инде уку вакытында ул ярты ел ярты ставкада эшли, чакыруларга чыга, ә аннары ел ярым Түбән Новгородта ординатурада укуын тулы ставкадагы педиатр эше белән бергә алып бара.
«Әлегә җиңел түгел, йөкләнеш зур, әмма минем уйлавымча, барысы да җайга салыныр. Минем өчен пациентларның иң күңелле категориясе — 6 айдан җиде яшькә кадәрге балалар. Алар шундый кызык, алар белән аралашу бик күңелле!» — дип уртаклаша Виктория.
Яңа педиатр 3 нче поликлиникада кабул итә. Больница коллективы Виктория Башкованың һөнәргә булган мәхәббәте, заманча белемнәре һәм игелекле йөрәге нәни пациентларга да, аларның әти-әниләренә дә ошар дип ышана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев