Түбән Камада 22 нче балалар бакчасының өлкән төркем балалары көрәшчеләр өчен 50 дән артык «коры душ» ясады
Бу акция Ватан Герое көненә багышланган иде.
«Добрые сердца» төркеме волонтерлары үзләренең мөһим миссияләрен дәвам итә. Кичә алар 22 нче балалар бакчасының өлкән группасы балалары белән бергә 50 дән артык коры душ җыелмасы әзерләделәр.
Биредә балаларга 5-6 яшь. Армия душларын ясауны балалар өлкәннәрдән ким башкармады. Бу акция Ватан Герое көненә багышланган иде.
«Без микрорайонның ТИҮС иҗтимагый үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, төрле хәйрия акцияләрендә, хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итү акцияләрендә даими катнашабыз. Булдыра алганча ярдәм итәбез», — дип уртаклашты 22 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Снежана Курганова.
22 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген 50 дән артык коры душ җыелмасы әзерләде, хатлар язды, рәсемнәр төшерде. Алар уртак эшкә үз өлешләрен кертүгә бик шат иделәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев