Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың 12нче балалар бакчасында Май чабу бәйрәмен үткәрделәр

Мичтә пешкән коймак исе, дәртле җыр-биюләр һәм матур киемнәр. 12нче балалар бакчасында елның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе - Масленицаны билгеләп үттеләр.

Күңел ачу чаралары мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мәйданчыгында барды. Хәзер православие динен тотучылар өчен Май чабу атнасы бара.  Милли йолаларны белеп үссеннәр дигән фикердә тәрбиячеләр.  

Бүген 12нче балалар бакчасы мәйданчыгында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Милли яулыклар ябынып, күтәренке кәеф белән нәни артистлар  кышны озатып, язны каршы алалар. Масленица – ул күңел ачу гына түгел, ә гасырлар буе дәвам иткән, буыннан-буынга күчеп килгән йола.

Хәзер православие дине тотучыларның Май чабу атнасы бара. Тәрбиячеләр балаларның милли йолаларны белеп, хөрмәтләп үссеннәр дигән фикердә. Балалар  конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, тәмле коймак белән сыйландылар! Масленица – ул татулык, шатлык һәм язны каршылау бәйрәме.

«Балалар бакчасында бәйрәмнәр еш үткәрелә.  Бәйрәмнәрдә ата-аналар да теләп катнашалар. Микрорайон яшәүчеләре дә бик булышалар. Балалар бәйрәмнәрне яраталар. Бакчага бик кызыгып йөриләр».

Быел бәйрәмгә якындагы 11нче бакчадан да балаларны кунакка чакыралар. Мондый очрашулар яңа дуслар табарга, кунакчыллык күрсәтергә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә. Бергәләп уеннар уйнап, җырлар башкарып, балалар бәйрәмнең матур йолаларын үзләштерәләр, ди оештыручылар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев