Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың 1 нче гимназия укучылары НТР холдингында экскурсиядә булдылар

Балалар НТР музее экспонатлары булган иске фото — һәм видеотехниканы, узган еллар һәм хәтта узган гасыр телевизорларын кызыксынып карадылар.

НТР медиахолдингы яңадан яшь кунакларны кабул итте. Бу юлы экскурсиягә 1 нче гимназия укучылары килде. Балалар НТР музее экспонатлары булган иске фото — һәм видеотехниканы, узган еллар һәм хәтта узган гасыр телевизорларын кызыксынып карадылар.

Ә алга таба медиахолдинг коридорлары буенча мавыктыргыч маҗара башланды. Һәр ишек артында аларны нинди дә булса кызыклы яңалык көтә: яңалыклар хезмәте бүлеге редакциясе, яңалыклар һәм программалар туры эфирда чыга торган студия, һәм башкалар.

Алып баручы креслосында һәркем утырып карарга теләк белдерде. Балалар шулай ук декорацияләрне, телевизион техниканы игътибар белән карадылар. Һәм, әлбәттә, истәлеккә традицион фотога төштеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев