Түбән Каманы урап узу юлыннан ачылганнан бирле 1,4 млн автомобиль узган
Тәүлек эчендә юл буйлап уртача 20 меңгә якын машина уза.
Эксплуатацияләүнең беренче ике аенда, 2024 елның 22 декабреннән 2025 елның 24 февраленә кадәр, М-7 трассасы участогы буйлап Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлыннан 1 млн 415 мең автомобиль узган. Мәгълүматларны «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәүлек эчендә юл буйлап уртача 20 меңгә якын машина уза, дип ачыклык кертелә хәбәрдә. Иң зур трафик (тәүлегенә 28 мең авто) Костенеево авылы янындагы чишелештән Түбән Камага борылышка кадәрге участокка туры килә.
Урап узу юлы буенча ешрак җиңел автомобильләр йөри (60%). Йөк машиналарына 38%, автобусларга — 2% туры килә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев