Түбән Камага «Беренчеләр йортын» җиһазландыруга 72 млн сум акча бүлеп бирелгән
Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча Түбән Камадагы «Беренчеләр йорты» на («Дом Первых») җиһазлар һәм мебель белән тәэмин итү өчен 72 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте, яңартылган һәм модернизацияләнгән учреждениенең тиздән ачылачагын белдерде.
«Бу безнең районда өстәмә белем бирүне үстерү өчен мөһим адым. «Беренчеләр йорты» — балаларыбызның иҗади үсешенең төп үзәге, яшьләрнең талантлары формалаша һәм потенциалы ачыла торган урын», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев