Түбән Камага – 60 ел: «Талир Тәңкә» һәм «Россияночка» ансамбльләре бәйрәм концерты оештырдылар
2026 ел Түбән Камада Беренче төзүчеләр елы дип игълан ителде. Бу – шәһәрегезгә нигез салучыларга, аның бай тарихын мәңгелеккә язып калдыручыларга рәхмәт әйтү һәм хөрмәт күрсәтү билгесе.
60-70нче елларда шушы җиргә килгән егетләр-кызлар күзалдында шәһәр төзелә, үсә, яшәрә... «Талир Тәңкә» ансамблендә үзешчән ветераннар йөри, артистларның һәр чыгышы – яшел калага мадхия!
Коллектив 27 ел элек оешкан. Аның җитәкчесе – Флүр Гайнемөхәммәтов. Төркемгә 30га якын кеше йөри. Иң яшь катнашучыга – 60 яшь булса, иң өлкәненә – 85. Артистлар әйтүенчә, иҗат көч бирә һәм шуңдыр, алар үзләрен бәхетле итеп хис итәләр.
Бәйрәм концерты шәһәрнең юбилее уңаеннан оештырыла. Быел Түбән Камага – 60 ел. Тамашачылар алдына «Талир Тәңкә» ансамбле генә түгел, «Россияночка» коллективы да чыгыш ясый. Артистлар моңлы җырлары һәм дәртле биюләре аша һәркемне үткәннәргә алып кайткандай була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев