Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камадан тугыз кеше контракт буенча хәрби хезмәткә китте

Сугышчыларга үзәк һәм Ленинград хәрби округлары бүлекчәләре составында бурычларны үтәргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашырга туры киләчәк.

Түбән Кама хәрбиләренең 9 кешедән торган чираттагы төркеме 16 июньдә контракт буенча хезмәт узу урыннарына юл тотты. Сугышчыларга үзәк һәм Ленинград хәрби округлары бүлекчәләре составында бурычларны үтәргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашырга туры киләчәк.

Озату Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, дин вәкилләре, «Сугышчан туганлык» ветераннар оешмасының җирле бүлеге активистлары, шулай ук хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары катнашында узды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев