Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камадан сугышчыларга һәм шефлыкка алынган шәһәрләргә 60 тонна гуманитар ярдәм җибәрделәр

Йөк машиналары колоннасы инфраструктураны торгызу өчен төзелеш материаллары, җиһазлар, медицина чаралары, эчәргә яраклы су һәм башка мөһим йөкләр алып бара.

Түбән Камадан 15 июньдә хәрбиләргә һәм Лисичанск белән Рубежный шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен зур гуманитар йөк китте. Җибәрелгән ярдәмнең гомуми авырлыгы 60 тоннадан артык.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләвенчә, йөк машиналары колоннасы инфраструктураны торгызу өчен төзелеш материаллары, җиһазлар, медицина чаралары, эчәргә яраклы су һәм башка мөһим йөкләр алып бара. Сугышчыларның ихтыяҗларына аерым игътибар бирелгән — аларга автомобильләр, тактик аптечкалар, эчке киемнәр, генераторлар, бензин пычкылары һәм волонтерлардан татлы бүләкләр җибәрелде.

«Бу юлы без егетләрнең администрация адресына килгән шәхси гаризалары буенча мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырыштык», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Масштаблы акция меценатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, район администрациясе һәм шәһәр халкының бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

«Безнең уртак эшкә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт», — дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев