Түбән Камадан Казандагы хәрби җыеннарга 21 резервчы китте
Алар билгеле бер хәрби учет белгечлекләре буенча әзерләнү өчен хәрби җыеннарда катнашачак.
Түбән Каманың 21 кешесе 5 ноябрь иртәсендә Казанга китте. Алар — РФ Кораллы көчләренең мобилизацион кешеләр резервында булу турында контракт төзегән.
Резервчылар Казан югары танк команда училищесы базасында билгеле бер хәрби учет белгечлекләре буенча әзерләнү өчен хәрби җыеннарда катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев