Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Быел Түбән Камадан фронтка беренче гуманитар конвой җибәрелде

Шәһәр һәм район халкының бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә фронтка 45 тоннага якын гуманитар ярдәм җыелды.

Быел бу — Түбән Камадан алгы сызыкка озатылган беренче йөк. Аның составында 45 тоннага якын кирәкле әйбер, шул исәптән дүрт УАЗ автомобиле, ике җиңел машина, төзелеш материаллары, шәхси посылкалар, тәгәрмәчләр һәм төрле электр җиһазлары бар.

Волонтерлар даими рәвештә хәрбиләр белән элемтәдә торып, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыклый һәм шул нигездә гуманитар йөк туплый. Бу изге эшкә Түбән Кама халкы да бик теләп кушыла.

«Бизнес вәкилләре зур ярдәм күрсәтә. Эре предприятиеләрдән башлап кече һәм урта бизнеска кадәр — беркем дә читтә калмый. Волонтерлар да арымый-талмый эшли: волонтерлык үзәкләре, авыл җирлекләре, шәһәр халкы, ветераннар — барысы да егетләребез өчен тырыша. Фронтка шундый җылы мөнәсәбәт күрсәтүегез һәм ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Мин түбәнкамалылар белән горурланам», — дип белдерде Түбән Кама мэры.

Шулай ук Радмир Беляев гуманитар ярдәм җыюда зур активлык күрсәткән волонтерларны хөрмәтләде. Аларга «СВОга булышкан өчен» һәм «Фронтка ярдәм иткән өчен» дигән мактаулы таныклыклар тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев