Түбән Камадан 300 гә якын егет армиягә китәчәк
1 апрельдән РФ Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш башлана.
Быел Түбән Камадан армиягә 300гә якын егет китәчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте.
«Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсен дә махсус операциядә катнашырга җәлеп итмәячәкләр. Алар һәрвакыт Ватанны саклый алсын өчен, безгә үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү мөһим», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев