Түбән Камадан 16 кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте
Алар Үзәк, Көньяк, хәрби округларда хезмәт итәчәк һәм махсус операциядә катнашачак.
Дүшәмбе, 10 мартта, Түбән Камадан чираттагы контрактчылар төркеме китте. 13 кеше Үзәк, Көньяк, хәрби округларда хезмәт итәчәк һәм махсус операциядә катнашачак.
Тагын өч кеше чәршәмбе, 12 мартта хезмәт урынына китте.
Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,8 млн сум тәшкил итә. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев