Түбән Камадан 14 кеше контракт буенча хәрби хезмәткә китте
16 сентябрьдә Түбән Камада контрактчыларны хәрби хезмәткә озаттылар.

Туганнары, хәрби комиссар, руханилар һәм «Сугышчан туганлык» вәкилләре 14 яклаучыга үгет-нәсихәт сүзләре әйтте.
Һәр сугышчы үзенең дөрес адым ясавына, ә иң мөһиме, җиңүне якынайтырга ярдәм итәсенә ышана.
- Исегезгә төшерәбез, икенче сентябрьдән Татарстанда түләүләр күләме арттырылды. Контрактка кул куйган һәркем бер тапкыр 2 млн сум алачак. Татарстаннан — 1 млн 300 мең, Оборона министрлыгыннан — 400 мең, муниципалитетлардан — 300 меңгә кадәр. СВО зонасындагы сугышчылар шулай ук аена 210 мең сум күләмендә акчалата түләү алачак. Анда алар уку курсларын узганнан соң, хәрбиләр сафына басачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев