Түбән Камадан 11 кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте
Алар Үзәк, Көньяк һәм Мәскәү округларында хезмәт итәчәк.
Түбән Камадан 11 кеше 10 февральдә контракт буенча хезмәткә китте.
Ир-атларны туганнары, Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары, руханилар һәм Сугышчан туганлык вәкилләре озатып калды.
11 кеше Үзәк, Көньяк һәм Мәскәү округларына хезмәт итәргә китте. Алар инженер-сапер бүлекчәләрендә һәм ВДВда хезмәт итәчәк, шулай ук МХОда катнашачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев