Түбән Камадагы йорт Татарстанда беренче булып ягу сезонына әзерлек акты алды
Әзерлек акты алган беренче объект — Менделеев урамы, 24а адресы буенча урнашкан торак йорт.
Түбән Каманың «Әйбэә» торак идарәче компаниясе Татарстанда 2025-2026 еллардагы җылыту сезонына әзерлекне яңа балл системасы буенча уңышлы узган беренче торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе булды.
Әзерлек акты алган беренче объект — Менделеев урамы, 24а адресы буенча урнашкан торак йорт, аңа Түбән Кама җылылык челтәрләре хезмәт күрсәтә («Татэнерго» АҖ филиалы).
Яңа исәпләү методикасы буенча бинаның әзерлек индексы 0,863 балл тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр район хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев