Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада законсыз чүплек табылган

Аның мәйданы 144 квадрат метр тәшкил итә.

Түбән Камада яшәүчеләр рөхсәтсез җыелган агач һәм куак ботакларыннан торган чүплек тапкан.

Мәгълүматны тикшерү өчен Төзүчеләр поселогына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары килде.

Инспекторлар ачыклаганча, калдыклар электр линиясе чыбыклары астында агач һәм куакларны кисү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Чүплекнең мәйданы 144 кв. м, ә күләме 109 куб. м. тәшкил итә. Чүплекне оештыручыга кисәтү җибәрелгән.

Шулай ук авылны тикшерү барышында инспекторлар торак йортлар артындагы канализация коесының агып яту фактын ачыклаган. Экологлар туфрак үрнәкләрен алган. Анализ нәтиҗәләре буенча зарарлы матдәләрнең артуы ачыкланмаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев