Түбән Камада җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын кышка әзерлиләр
Шәһәр администрациясе эш барышын контрольдә тота.
Түбән Каманың җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын кышка ныклап әзерлиләр: «Татэнерго» ның якынча 165 эшчесе һәм аның подрядчылары челтәрләрнең иң проблемалы участокларында торбаларны алыштыру белән шөгыльләнә. Шәһәр администрациясе эш барышын контрольдә тота.
Ремонт вакытында кайнар суны сүндерү — мәҗбүри чара, әмма торбаларны алыштырырга кирәк, һәм моны җәй көне эшләү яхшырак, чөнки җылы вакытта кайнар су булмауны кышкыга караганда җиңелрәк кичерергә мөмкин, дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев НТР 24 телеканалы белән әңгәмәдә.
«Татэнерго» буенча бездә бик яхшы эш бара. Мин халыктан бераз сабыр итүләрен үтенәм, чөнки җәй көне кайнар сусыз яшәү кышка караганда җиңелрәк кичерелә. Бу мәҗбүри чара. Эшләр алып барыла, 165ләп кеше эшкә җәлеп ителгән. Без бөтен көчебез белән шәһәрне кышка әзерлибез. Мин аңлыйм, бу дискомфорт, тик бу мәҗбүри чара. Менә опрессовканың беренче этабын уздырдык — 95 җитешсезлек ачыкланды. Бик зур эш алып барыла, бүлеп бирелгән акчалар өчен республикага рәхмәт. 2,3 млрд сум тирәсе — бу Түбән Камага бүлеп бирелгән моңарчы күрелмәгән сумма, һәм «Татэнерго» компаниясе үзенең подряд оешмалары белән зур эш алып бара. Без эшләрнең барышын контрольдә тотабыз».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев