Түбән Камада хуҗасыз хайваннарны чыгарырга ярамаган урыннарны билгеләделәр
Закон нигезендә хуҗасыз хайваннарны тоталар, стерильләштерәләр, чиплаштыралар һәм элеккеге яшәү тирәлегенә чыгаралар.
Түбән Кама районы башкарма комитеты хуҗасыз этләрне ауланганнан соң, кире иреккә кайтарырга ярамаган урыннарны билгеләде. Тиешле карар Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында бастырылган.
Тыелган урыннар исемлегенә балалар һәм спорт мәйданчыклары, парклар һәм скверлар, мәгариф учреждениеләре, хастаханәләр, җәмәгать туклануы һәм сәүдә йортлары, торак йортлар, мәдәни объектлар территорияләре, автовокзал, тукталышлар, зиратлар һәм мемориаль зоналар, автомобиль юллары кергән.
Закон нигезендә хуҗасыз хайваннарны тоталар, стерильләштерәләр, чиплаштыралар һәм элеккеге яшәү тирәлегенә чыгаралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев