Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Химиклар проспекты белән Бакый Урманче урамы чатында көйләнүле юл киселеше барлыкка килергә мөмкин

Түбән Камада көйләнүле юл кисешеле булачак.

Химиклар проспекты белән Бакый Урманче урамы чатында хәрәкәтне ничек оештыру мәсьәләсе шәһәр мэры Радмир Беляев тарафыннан социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыруда күтәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, түбәнкамалыларның күпчелеге биредә светофор белән көйләнә торган кисеш булдыруны хуплаган.

Бу мәсьәләдә соңгы карар белгечләр үткәрәчәк анализ нәтиҗәләреннән соң кабул ителәчәк. Шәһәр мэры үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

Радмир Беляев сүзләренчә, Октябрьнең 50 еллыгы урамының так санлы ягында ике яклы хәрәкәт оештыру, шулай ук Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты киселешендә юл чаты ясау тәкъдим ителә. Фаразланганча, әлеге үзгәрешләр транспорт агымын җайларга һәм шәһәрнең бу өлешендә юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Шушы максаттан шәһәр хакимиятие Казан белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Аларга тәкъдим ителгән үзгәрешләрне компьютер модельләштерү ярдәмендә транспорт йөкләнешенә исәп-хисап ясау һәм әлеге участоктагы хәзерге хәл белән чагыштырмалы анализ үткәрү бурычы куелган.

Анализ нәтиҗәләре әзер булгач, әлеге юл участогы буенча ахыргы карар кабул ителәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев