Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Химиклар көненә транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр

Машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга һәм мөмкин булганча җәмәгать транспортыннан яисә урау юллардан файдаланырга киңәш ителә.

Түбән Камада 23 майда Химиклар көнен һәм СИБУР компаниясенең 30 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Чикләүләр шәһәр үзәгендәге берничә төп участокка кагыла һәм 14 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Тынычлык проспекты буенча 18 нче йорттан алып Нефтехимиклар паркына кадәрге участокта, шулай ук Нефтехимиклар паркыннан алып Менделеев урамы белән киселешкә кадәр һәм Вахитов проспекты буенча аның Шинчылар проспекты белән киселешенә кадәр янәшәдәге территорияләрдә хәрәкәт чикләнә.

Машина йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга һәм мөмкин булганча җәмәгать транспортыннан яисә урау юллардан файдаланырга киңәш ителә. Шәхси автомобильдә килергә ниятләүчеләр өчен «Манзара», «XL» (Менделеев урамы аша керү белән), «Барс», «Березка», «Панорама» һәм «Спортмастер» кебек эре сәүдә үзәкләре янында өстәмә парковка зоналары оештырылган.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев