Түбән Камада хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы белгечләрне ачыкладылар
Конкурс бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан үткәрелә.
Түбән Камада хезмәтне саклау өлкәсендә конкурс узды, анда Казан, Алабуга һәм Яр Чаллы командалары катнашты. Аларга янгын куркынычсызлыгы, шәхси саклану чаралары буенча биш биремне үтәргә, шулай ук онлайн-квиз узарга кирәк иде.
Конкурс бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан үткәрелә. Чара нәтиҗәләре буенча иң яхшы белгечләр ачыкланды, аларны медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Бәйгене шәһәр башкарма комитеты оештырды.
Конкурста беренче урынны Түбән Кама предприятиеләре командасы алды. Аның составына Илдар Габидуллин («Лидер-НК»), Оксана Гринина («Челтәр компаниясе» Түбән Кама электр челтәрләре), Лариса Закирова («Нефтехимик» ХК), Лилия Морозова («Татспецнефтехимремстрой» тресты), Әлфира Нуретдинова («ТАИФ-НК»), Регина Силантьева («Нижнекамскшина»), Гүзәл Хәйбуллова («Нижнекамскгаз»), Тәнзилә Мигранова («Түбән Кама «Өмет» мәктәп-интернаты»). «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ хезмәткәре Гөлназ Закирова «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә җиңү яулады.
«Ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган әлеге чара һәлак булучылар, шулай ук производствода бәхетсезлек очраклары вакытында имгәнүчеләр истәлегенә багышлана. Хезмәтне саклау буенча муниципаль конкурсны без ел саен уздырабыз», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Хәйретдинова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев