Түбән Камада хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләрен искә алдылар
Түбән Камада хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган 10 хокук сакчысы исәпләнә.

Хезмәтләре җәмәгать тәртибен тәэмин итү, гражданнарның хокукларын яклау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш белән бәйле кешеләр — эчке эшләр органнары хезмәткәрләре — үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Традиция буенча бу көнне хезмәт ветераннарын, гамәлдәге полиция хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр, тантаналы концертлар узды, иң яхшы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырдылар, митинг булды, анда хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләрен искә алдылар. «Һәлак булганына тиздән 11 ел була, ә кайгыбыз җиңеләймәде. Бик авыр. Балалары үстеләр инде. Улым үлгәндә кечесенә — бер яшь, олысына өч яшь иде, хәзер алар икесе дә олы инде», — дип уртаклашты Надежда Дектярева.
Зөһрә Иванова энесен искә алырга коллегалары белән бергә килгән. «Минем һәлак булган энем Азат Кәбир улы Фәттахов. Бик яхшы күңелле, акыллы кеше иде, аны барысы да ярата иде. Кешенең гомере бик кыска икәнен һәркем истә тотсын, аны сакласын», — диде ул.

Түбән Камада хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган 10 хокук сакчысы исәпләнә. Аларны бер минут тынлык һәм тантаналы залп белән искә алдылар. Бу көнне тәҗрибәле полицейскийлар белән бер сафта яшь хезмәткәрләр дә басып торды. Хокук сакчылары һәрвакыт постта, хәтта үз бәйрәмнәрендә дә хезмәттә.

Аларны котларга муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев килгән иде. «Кешеләрнең имнлеген яклап, үз гомерләрен биргән геройларның исемнәрен истә тоту — Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең генә түгел, барлык түбәнкамалыларның да уртак бурычы. Һәлак булган улларын, әтиләрен искә алу өчен бирегә килгән туганнары каршында түбәнчелек белән баш иябез. Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт! Ходай сезгә сәламәтлек, иминлек бирсен, тормышыгызда барысы да яхшы булсын», — диде ул.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе җитәкчесе Руслан Бәдретдинов митингка җыелганнарга мөрәҗәгать итеп: «Һәлак булган батыр хезмәттәшләребезнең хөрмәтле туганнары белән элемтәләрнең беркайчан да югалмавына мин чын күңелдән шатмын. Бу тантанага һәрвакыт килүегез өчен рәхмәт. Ә безнең төп максатыбыз — һәлак булган хезмәткәрләребезнең батырлык үрнәкләрен һәм аларның исемнәрен горурлык белән искә алу», — диде.
Митинг ахырында һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары, мөхтәрәм кунаклар, аннары бүгенге көндә эшләүче полиция хезмәткәрләре бер-бер артлы мемориальгә чәчәкләр салдылар. Берничә минут эчендә һәйкәл кызыл канәферләр һәм розаларга күмелде. Чара Эчке эшләр идарәсенең актлар залында дәвам итте, анда иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Светлана Шумкова
Максим Липин фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев