Түбән Камада хезмәт һәм сәламәтлек саклау ветераны Мария Карташева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Аны түгәрәк дата белән администрация вәкилләре котлады, шулай ук сәламәтлек саклау җитәкчесе туган көне уңаеннан җылы сүзләр җиткерде.
Түбән Камада кичә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мария Карташеваны котладылар. Аны түгәрәк дата белән администрация вәкилләре котлады, шулай ук сәламәтлек саклау җитәкчесе туган көне уңаеннан җылы сүзләр җиткерде.
Мария Николаевна бөтен гомерен медицинага багышлый, пенсиягә чыкканчы стоматолог булып эшли.
Ун балалы гаиләдә ул җиденче бала булып туа. Мәктәптән соң 1941 елда Казан медицина институтына стоматологка укырга китә. Студент еллары сугыш чорына туры килә, лекцияләрдән соң госпитальләрдә санитарка булып дежур тордык, дип искә ала ветеран.
Хәзерге вакытта ул сеңлесе гаиләсендә яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, актив һәм шат күңелле булып кала белә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев