Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башка бинага күчәчәк

Мәшгульлек хезмәте модернизацияләнәчәк.

Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Тукай урамы, 18 адресы буенча урнашкан бинага күчәчәк һәм аны «Шәфкать» — «Милосердие» үзәге белән бүлешәчәк. Бинада капиталь ремонт ясалачак.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә «Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәге»нең Түбән Кама районы буенча идарәсе директоры Ирина Герасименкова сөйләде.

Мәшгульлек хезмәте модернизацияләнәчәк. Биналарны бизәү «Работа России» стилендә башкарылачак, хезмәтләр форматы һәм аларны күрсәтүгә якын килү, гражданнар белән эшләүгә якын килү үзгәрәчәк.

«Клиентлар яңа сервисларга, гарантияле әңгәмәләргә, үзмәшгульлек турында мәгълүматка, социаль контракт төзүдә ярдәм итүгә, резюме төзүгә һәм «Работа России» бердәм цифрлы платформасында гариза бирүгә керү мөмкинлеге алачак», — дип аңлатты Герасименкова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев