Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Хакимият белән ачык диалог»та микрорайонда яшәүчеләрне бүләкләделәр

Чара 12 нче мәктәптә узды.

Түбән Каманың 12 нче мәктәбендә тугызынчы микрорайонда яшәүчеләрнең ТКМР башкарма комитеты җитәкчеләре белән очрашуы булды. Чара «Хакимият белән ачык диалог» кысаларында узды.

Очрашуда тугызынчы микрорайонның СТОС рәисе Гөлнара Шәрипова һәм ветераннар советы рәисе Райсә Милякова 2022 елда башкарылган эшләре турында сөйләделәр.

«Микрорайонда барысын да бергәләп хәл итәбез, өмәләрдән алып бәйрәмнәр уздыруга кадәр», — дип билгеләп үтте Гөлнара Шәрипова.

Актив тормыш позициясе һәм микрорайонның иҗтимагый тормышында катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

тугызынчы микрорайон ветераннары советы рәисе Райсә Милякова;
Чабьинская урамындагы 5 нче йорт буенча өлкән Рәзинә Мөсәлимова;
тугызынчы микрорайонның СТОС рәисе Гөлнара Шәрипова;
12 нче мәктәп директоры Сәгыйдә Фәсхетдинова.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев