Түбән Камада хайваннарны түләүсез стерилизацияләү программасын яңарттылар
Әлеге программаның максаты — йортсыз хайваннарның санын киметү.
Түбән Камада йорт һәм йортсыз хайваннарны түләүсез стерилизацияләү буенча муниципаль программа яңадан эшли башлады. Әлеге программаның максаты — йортсыз хайваннарның санын киметү.
Программада пенсионерлар, аз керемле гражданнар, волонтерлар, шулай ук Түбән Камада теркәлгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнаша ала. Теркәлү өчен паспорт һәм хайванның ике төсле фотосурәтен бирергә кирәк. Пенсионерларга шулай ук үзләре белән пенсия таныклыгы, ә аз керемлеләргә социаль яклау органнарыннан аларның статусын раслый торган документ булырга тиеш.
Түбән Кама халкы өч ветеринария клиникасының берсенә мөрәҗәгать итә ала: ветеринария ярдәме үзәге (Ахтубинская ур., 6а), дәүләт ветеринария станциясе (Спорт ур., 12в) һәм «Айболит» клиникасы (Төзүчеләр пр., 52а).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев