Түбән Камада вокалистлар өчен «Поющая волна» конкурсы узачак
Оештыручылар гаризаларны 1 июльдән 14 августка кадәр кабул итә.
Түбән Камада Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Түбән Кама муниципаль районының 60 еллыгына багышланган «Поющая волна» ачык халык конкурс-фестивале башлана. Бөтен төбәктән талантлы башкаручыларны җыйган иҗади ярыш шәһәр яр буенда узачак.
Катнашуга 6-10 яшьлек балалар («Детство»), 11-15 яшьлек яшүсмерләр («Юность 1») һәм 16-20 яшьлек яшүсмерләр («Юность 2»), 21-45 яшьлек өлкәннәр («Молодость») һәм 61 яшьтән өлкәнрәкләр («Мудрость») чакырыла. Фестиваль вокаль ансамбльләр өчен дә ачык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурска профессиональ артистлар да, үзешчән башкаручылар да кертелә.
Оештыручылар гаризаларны 1 июльдән 14 августка кадәр кабул итә. Конкурс нигезләмәсендә ничек гариза бирергә икәнлеге турында тулырак мәгълүмат бирелгән.
Фото: Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев