Түбән Камада Вахитов проспектындагы юл участогын ике көн буена ябачаклар
7 майда юлның так саны ягы буенча, ә 10 майда җөп саннары ягы буенча участогы ябылачак.
Түбән Камада Вахитов проспектында Сүбәләк урамыннан Химиклар — Вахитов боҗрасына кадәр юл участогын капиталь ремонтлау вакытында автотранспорт йөрүе чикләнәчәк.
Бу хакта шәһәрнең Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты кисәтә.
7 майда юлның так саны ягы буенча, ә 10 майда җөп саннары ягы буенча участогы ябылачак.
Автомобильчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм ремонтлана торган участоклар буенча хәрәкәт иткәндә юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев