Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган бәйрәм Халык иҗаты йортында узды.

Халык иҗаты йортына хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары, шулай ук шәһәрне үстерүгә зур өлеш керткән өлкән буын вәкилләре һәм волонтерлар чакырылган иде.

Кунакларны Түбән Кама мэры Радмир Беляев сәламләде. Ул әлеге бәйрәмнең ике мөһим датага багышланганын билгеләп үтте: Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына. Ил сакчыларын көчле алкышлар белән каршыладылар, һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы чарада махсус хәрби операциядә катнашучы 15 кешегә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ватанпәрвәр җырлар, бәйрәм котлаулары… Һәрберсе — йөрәктән. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган концерт бер сулышта үтте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев