Түбән Камада вандаллар һөҗүменнән соң 25 тукталыш торгызылачак
Түбән Камада подрядчылар 25 тукталыш павильонындагы ватык пыялаларны алыштыруга керештеләр.
Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, вандаллар шәһәр милкенә зыян салуны дәвам итә, халыкка уңайсызлыклар тудыра.
Моннан тыш, бу торгызуга өстәмә чыгымнар таләп итә.«Алга таба вандализмны булдырмау өчен тукталышларда видеокүзәтү камераларын урнаштыру мөмкинлеге карала. Бу хокук бозучыларны ачыкларга һәм аларны җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләделәр мэриядә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев