Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Ураза бәйрәмен үткәрү программасы

21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.

Шушы ук көнне шәһәребезнең «Гаилә» ял паркында Ураза бәйрәме үткәреләчәк. Программада 25 нче балалар бакчасына йөрүче сабыйларның чыгышлары, спорт уеннары, хәләл ярминкә, ял һәм пикник зонасы булачак.

Бәйрәм программасы:

  • 7.00 — Коръән уку;
  • 7.30 — бәйрәм вәгазе;
  • 8.00 — бәйрәм намазы;
  • 9.00 — «Гаилә» паркында бәйрәм чаралары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев