Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Ураза бәйрәме алдыннан мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары өләшәләр

Рамазан ае — игелекле эшләр ае.

Аларның берсе Түбән Камада традициягә әйләнде инде. Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләшәләр. Аларны күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр алачак.

«Традицион җыелмалар: ярмалар, макарон эшләнмәләре, көнбагыш мае, чәй. Ягъни һәр йортта кирәкле азык-төлек. Барысы да яңа, вакытлары чыкмаган. Җыелмаларның сыйфаты бик яхшы», — дип билгеләп үтте 35 һәм 35А микрорайоннарындагы ТИҮС рәисе Лена Шаһабетдинова.

Боларның барысын да битараф булмаган кешеләр биргән акчага сатып алалар. Алар ярдәмендә быел меңгә якын азык-төлек җыелмасы җыелды. 

«Изге эшләр белән Рамазанны озатабыз. Ай азагында без фитр-садака җыябыз, аннары бу акчага күпләп сату базарында продуктлар сатып алабыз һәм шәһәребез мохтаҗларына өләшәбез. Ягъни без Рамазан аен нәкъ менә шундый игелекле эшләр белән тәмамлыйбыз», — дип аңлатты Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов.

Ураза бәйрәмен мөселманнар бу ял көннәрендә үк билгеләп үтәчәкләр. Бу бәйрәм бөек уразаның бетүен аңлата. 

«Бәйрәм үзе бездә 6:30га планлаштырыла. Иртән без шәһәр халкын чакырабыз. Коръән укудан башлана. Сәгать 7 дә вәгазь башлана, аннары бәйрәм намазы була. Барлык дин тотучыларны чакырабыз», — ди имам-мөхтәсиб.

Хәзер Үзәк Җәмигъ мәчетендә бәйрәмгә әзерлек бара. Бина эчендә һәм территориядә чисталык һәм тәртип урнаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев