Түбән Камада укытучыларның хезмәт хаклары арткан
Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары хәбәр итте.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә өлгерү күрсәткече 99,1 процент тәшкил иткән.
Бу хакта район Советы һәм шәһәр Советының даими профильле комиссияләренең социаль блок эшчәнлеге турындагы утырышында башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рамазанова хәбәр итте.
Моннан тыш, Түбән Кама укучылары олимпиадаларда призлы урыннарны ешрак ала башлады, ә йөкләнеш арту һәм май түләүләре аркасында укытучылар составының хезмәт хакы уртача 23 процентка артты, дип ассызыклады Рамазанова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев