Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада туып-үскән егет туган шәһәренә педиатр булып эшкә кайтты

Яшь белгеч үзе теләп туган шәһәренә эшкә кайтырга булган.

Түбән Кама балалар район хастаханәсендә хәзер яңа табиб-педиатр эшли. Ул — Түбән Камада туып-үскән Тимур Гайфиев.

Казан балалар поликлиникасында бер ел практика узганнан соң, яшь белгеч үзе теләп туган шәһәренә эшкә кайтырга булган.

Тимур Гайфиев хәзерге вакытта ординатураны тәмамлый һәм хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә остазлар җитәкчелегендә стажировка уза. Киләсе елдан ул медицина учреждениесе белгече булып эшли башлаячак.

«Балачактан мин җәмгыятькә файда китерергә теләдем. Ни өчен педиатрия? Балалар белән эшләү күңеллерәк. Баланың һәм әнинең бәхетле булып өйләренә кайтып китүен күрү өчен генә дә эшләргә була», — дип саный Тимур.

Хезмәттәшләре яшь табибның әти-әниләр белән аралашу принцибын билгеләп үтә — Тимур мөһим мәгълүматны тыныч һәм аңлаешлы итеп җиткерә белә. Хәзерге вакытта Тимур Гайфиев пациентларны кабул итә һәм өлкән хезмәттәшләре контролендә дәвалану билгели.

Фото: t.me/dgbspcnk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев