Түбән Камада тукталышларда тагын 14 ларекны сүтәчәкләр
Тагын 22 павильон хуҗалары белән сөйләшүләр алып барыла.
Түбән Камада тагын 14 ларекны сүтәчәкләр, эшләрне яз башына тәмамларга планлаштыралар.
Хәбәр ителгәнчә, тагын 22 павильон хуҗалары белән сөйләшүләр алып барыла. Аларны 2026 ел башына сүтү планлаштырыла.
Урамнарны «визуаль чүп-чардан» чистарту эше 2021 елда ук башланды. Хәзер процесс актив дәвам итә. 2024 елда Түбән Камада 26 объект сүтелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев