Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада традицион «Блокада икмәге» акциясе узачак

Ул бүген үткәрелә.

Түбән Камада бүген, 27 гыйнварда,  Ленинградны блокададан тулысынча азат итүнең 81 еллыгына багышланган «Блокада икмәге» акциясе узачак. Ул ел саен ленинградлыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге истәлегенә үткәрелә.

Чарага килүчеләрне сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы турында буклетлар, сугыш чоры әйберләре, тематик китаплар һәм фотографияләр күргәзмәсе көтә. Шулай ук акциядә катнашучыларга блокададагы шәһәрнең тормыш һәм өмет символы булган 125 граммлы арыш ипиен таратачаклар.

Акция 14:30дан 16:30га кадәр шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узачак:

  • Үзәк базар янында;
  • Татар драма театры янында;
  • «Сити Молл» сәүдә үзәге янында;
  • «Барс-3» сәүдә үзәге янында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев