Түбән Камада «Тоннель» профилактик операциясе барышында 20 хокук бозу очрагы ачыкланды
Барлык хокук бозучыларга административ беркетмә төзелде.
Түбән Каманың Дәүләт автоинспекциясе «Тоннель» профилактик операциясенә нәтиҗә ясады. Рейд вакытында барлыгы 20 хокук бозу очрагы ачыкланды.
• Ике шофер балаларны балаларны махсус җайланмадан башка йөрткән;
• Дүрт машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча хәрәкәт иткән;
• Ике йөртүче руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган.
8 шофер машина тәрәзәләрен нормадан артык караңгылатып йөргән өчен җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итте Түбән Каманың Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев