Түбән Камада төлкеләр белән очрашулар ешайды: ишегалларында хайваннар күренә башлады
Соңгы берничә көндә түбәнкамалылар төлкеләрне Менделеев урамындагы 12нче, Гагарин урамындагы 26нчы йортлар ишегалдында, шулай ук экопаркта күрүләре турында сөйләделәр.
Түбән Камада яшәүчеләр ишегалларында, җәмәгать урыннарында төлкеләрне еш очрата башлаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитларның хәбәрләре сөйли.
Соңгы берничә көндә түбәнкамалылар төлкеләрне Менделеев урамындагы 12нче, Гагарин урамындагы 26нчы йортлар ишегалдында, шулай ук экопаркта күрүләре турында сөйләделәр.
Бастырылган видеоларда хайваннар кешеләргә якын килми, шулай да алар белән очрашу куркыныч тудыра, чөнки төлкеләр котыру авыруы белән зарарланырга мөмкин. Авыру төлкенең билгеләре: үз-үзен дөрес тотмау, кешедән курыкмау, томанлы күз карашы, теле чыгып тора, селкенгәләп йөрү, төкерек агып тору.
Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре шәһәрдә төлке белән очрашканда түбәндәгечә эш итәргә киңәш итә:
аның игътибарын җәлеп итмәскә;
аның янына бармаска;
аның киткәнен көтеп торырга;
акрын гына китәргә;
әлеге җәнлекнең кайда булуы турында кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.
Шунысы мөһим: сәламәт төлке беркайчан да кешегә һөҗүм итми, киресенчә, аннан качарга тырыша.
Әгәр дә төлке тешләсә, яраны антисептик белән эшкәртергә һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев