Түбән Камада техниканың кышкы сезонга әзерлеген тикшерделәр
Быел шәһәрнең үзәк урамнарын кардан 67 берәмлек техника чистартачак.
Түбән Камада кыш көне шәһәр урамнарын кардан чистартачак техника смотры узды. Аны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев үткәрде, бер уңайдан ул машина йөртүчеләр белән аралашты һәм аларны булачак юл хезмәткәре көне белән котлады.
Быел «КПБ» җәмгыяте штаты яңа кадрлар белән тулыланды, кадрлар белән тәэмин ителеш — 95%.
Быел «КПБ» кышкы сезонга ныклап әзерләнде. Моңа кадәр файдаланылмаган 10 техника ремонтланды. Республика ярдәме белән яңа йөк төягеч һәм катнаш юл машинасы сатып алганнар. Гомумән алганда, быел шәһәрнең үзәк урамнарын кардан 67 берәмлек техника чистартачак.
Быел хезмәткәрләрнең хезмәт хакын 15% ка күтәрә алганнар. Хәзер уртача хезмәт хакы 80-90 мең сум тәшкил итә. Моңа өстәп, машина йөртүчеләрне сезонлы өстәмә хезмәт хакы белән тәэмин итү мөмкинлеге дә карала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев