Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе узды

Өч сәгатьлек программа бер сулышта узды.

Театр сөюче шәһәрдәшләргә Олег Фазылҗанов исеме яхшы таныш. Күпмедер вакыт Түбән Камада эшләп, башкалабыз Казанга эшкә күченгән артист, җырчы Олег Түбән Камада сәхнә тотты. 

24 апрельдә, Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасының халык артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе гөрләп узды. Бу концерт-тамаша гына түгел, ә тамашачы белән эчкерсез сөйләшү булды, озак аерылышып торганнан соң очрашкан дуслар кебек дисәк тә, ялгыш булмас. Олег Фарук улы бу кичәнең режиссеры, алып баручысы, җырчысы, мәзәк сөйләүчесе дә. Үзенең чыгышлары белән ул халыкны елатты да, елмайтты да, уйлатты да. Аның иҗаты белән якыннан таныш булмаганнар Олегның бик матур итеп җырлавына сокланды.

Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе рәисе Тамара Баһаветдинова исеменнән, керәшен мәдәниятен пропагандалаган һәм популярлаштырган өчен хөрмәт белән, рәхмәт йөзеннән Олег Фазылҗановка истәлекле бүләк тапшырылды. 

Өч сәгатьлек программа бер сулышта узды, тамашачылар бу кичне сәхнәдә чыгыш һәм тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иткән һәр артистны алкышларга күмде. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев