Түбән Камада «Татарстанның эшлекле партнерлары» республика форумы узды
Форум Россиянең 10 иленнән һәм 59 төбәгеннән бизнесменнарны җыйды.
Түбән Камада «Татарстанның эшлекле партнерлары» республика форумы узды. Очрашуның төп максаты — шәһәрнең икътисадый һәм мәдәни потенциалын күрсәтү.
Казахстаннан Әхмәтшиннар гаиләсе Түбән Камага беренче мәртәбә килгән. 15 елдан артык алар үз бизнесларын үстерәләр һәм мондый форумнарның тәҗрибә туплау һәм файдалы элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булуын билгелиләр. Түбән Кама кунакларны инвестицион үсеш өлкәсендәге казанышлары, шулай ук нефть химиясе гигантлары белән таң калдырды.
«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы Россиянең 10 иленнән һәм 59 төбәгеннән бизнесменнарны җыйды. Форум кунаклары өчен сәнәгать объектлары буенча экскурсия уздырылды. Аларга районның уңышлы инвестицион проектларын, мәдәният учреждениеләрен күрсәттеләр, азакта эшмәкәрләр «База» креатив индустрияләр үзәгендә булды.
Форум программасы катнашучыларга бизнесны оештыруның һәм Түбән Кама икътисадына инвестицияләр җәлеп итүнең уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнергә, шулай ук мәдәни алмашуга актив кушылырга мөмкинлек бирде. Чара муниципалитет ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды.
Форум өч көн буена барды, шуларның берсе — Түбән Камада. Гомумән алганда, чара 400 гә якын татар эшмәкәрен берләштерде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев