Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Татарстанның атказанган табибы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән хушлатылар

Мөхтәрәм шәһәрдәш 76 яшендә вафат булды.

Түбән Камада ТР атказанган табибы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизовны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсиме шәһәрнең Үзәк мәчете территориясендә узды. Халык күп җыелды. Гаҗәп тә түгел. Мөхтәрәм шәһәрдәшне Түбән Камада гына түгел, республика күләмендә дә яхшы беләләр.

Марс Хафизов — 14 китап авторы. Аның иҗатында төп тема — мәхәббәт. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илһам Хисмәтуллин кебек популяр артистлар башкара. Ә «Табиблар» җыры республика медицина хезмәткәрләренең гимнына әверелә.

Күңел кушуы буенча Марс Хафизов — язучы, ә һөнәре буенча табиб булган. Бөтен гомерен медицина өлкәсенә багышлаган: башта акушер-гинеколог булып эшләгән, аннары 15 ел дәвамында икенче номерлы хастаханәне җитәкләгән. Аның тәкъдиме белән офтальмология һәм травматология бүлекләрендә операция бүлмәләре ачыла, компьютер томографы урнаштырыла, көндезге стационар булдырыла. Шулай ук ул күп еллар Түбән Кама наркология диспансерында хезмәт куя. Хезмәттәшләре аны таләпчән һәм игътибарлы җитәкче итеп искә ала.

«Марс Хафизов табиб антына һәрвакыт тугры калды, кешеләргә ярдәм итәргә омтылды. Язуы да бик үзенчәлекле иде: ул халык традицияләренә таянып иҗат итте. Шуңа күрә композиторлар да аның сүзләренә көйләр яздылар. Ул үз эшенең остасы иде — табиблыкта да, шигърияттә дә», — дип белдерде Түбән Каманың мактаулы гражданины, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллин.

Марс Хафизов җәмәгать эшләрендә дә бик актив иде. Ул Татарстан Югары Советы депутаты булып, республика суверенитеты турындагы закон проектларын эшләүдә катнашты.
Язучы гомеренең ахыргы көннәренә кадәр иҗат итүдән туктамады. Аның соңгы җыентыгы — «Синең өчен» — 40 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Мәдинә ханымга багышланган.
Марс Хафизов 76 яшендә вафат булды. Мөхтәрәм шәһәрдәш Красный Ключ бистәсе зиратында җирләнде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев